"Сәләт" шәхесләр тәрбияли
"Сәләт" яшьләр лагерена беренче генә баруыбыз түгел. Бу юлы сәяхәтебез Лаеш ягында урнашкан "Раушан" аланына иде. Юл уңаенда ике ташландык пионер лагерен күреп, җан сыкрап калды. Искиткеч табигать кочагында утырган төзек биналарның кулланылышта булмавы биредән узып китүчеләрнең берсен дә битараф калдырмый торгандыр. Менә шул ике лагерь янында яшьләр тавышыннан гөр килеп торган "Раушан" аланы гына күңелне күтәреп җибәрде.
Бирегә безне кунакка чакырдылар. Матбугат дөньясы хакында сөйләштек, фикер алыштык, кыскасы, бәхәс куерттык. Биредә журналист булырга хыялланучылар унике булып чыкты. Барысы да югары сыйныфта укучылар. Тиздән үзләре дә газета нәшер итәргә уйлап торалар. "Республикада чыга торган газета-журналлар белән танышып барасызмы соң?" – дип кылларын чиертәм укучыларның. Дөрес, күбесе матбугатны интернет аша гына укырга күнеккән. Шул ук вакытта татар газеталарының исемнәрен дә белмәүчеләр бар.
Андыйларны бераз оялтып алырга да туры килде. Ә менә 10 сыйныфта укучы Чаллы егете Ленар Закиров киләчәктә журналист булырга исәпли икән. Аның татар газеталары белән кызыксынуын фикер сөрешеннән үк аңларга була иде. Бер-бер артлы сорауларны яудырып кына торды. Шул ук вакытта "сәләтлеләр"не татар газетасы, тел мәсьәләсе бик нык хафага сала. "Алтын каләм"фестивалендә быел татар телле яшь каләмчеләргә игътибарның бик аз булуы хакында борчылуларын белдерделәр.
Хәер, "Сәләт"нең үзендә дә проблемалар җитәрлек. Арчадан килгән Фәнзилә Мостафина татар лагерен башкачарак күз алдына китергән булган. "Бүлмәдә ундүрт кыз яшәсәк, шуның өчесе генә татарча сөйләшә", – дип зарланып алды ул. Бирегә килүчеләрнең һәрберсенә бары тик татарча гына сөйләшергә дигән таләпләр куелса да, канун тиешенчә үтәлеп бетми икән әле.
– Күп нәрсә әйдаманнардан тора, әйтик, безнең Ләйсән апа русча сөйләшүчеләргә: "Мин сине аңламыйм", – дип кенә китеп бара, – ди Чаллы кызы Алия.
Берничә ел элек без булган "Сәләт" лагере белән бүгенгесе арасында, әлбәттә, аерма бар. Рус телле егет-кызлар күбәеп киткән. "Раушан"да ял итүчеләрнең башка аланнардагы яшьләрдән аермасы шул – биредә "Сәләт" булачак шәхесләр тәрбияли. "Кайбер аланнар тел ягына һәм комьютерлар белән эшләүгә нык игътибар итсә, "Сәләт-шәхес" иң талантлыларны гына үзенә туплый", – ди "Раушан"ның җитәкчесе Тимур Сөләйманов.
Кыскасы, биредә әдәбият һәм сәнгатьне яратучы сәләтле яшьләр җыелган. Аланда көн саен остаханә эшләп тора. Кунаклар исә төрледән-төрле. Кинорежиссерлар, җырчылар, шагыйрьләр, журналистлар сәләтлеләрнең төп остазлары икән. Тимур Сөләйманов бирегә олимпиадаларда җиңүчеләр, уку алдынгылары, бары тик сәләтле балалар гына җыела дип белдерде. "Олимпиадада җиңмәгәннәр нишли, сәләтсезләр рәтенә керәме?" – дип сорыйм Тимурдан. "Әлбәттә, "Сәләт"кә барасым килә, дигән егет-кызны кире борып җибәрә алмыйбыз. Бирегә килүчеләрдән иң мөһиме тырышлык сорала. Эшчән егет-кызларга "Сәләт"кә һәрвакыт юл ачык".
"Раушан"да икенче смена ачылган көнгә туры килдек. Җәй буе дүрт смена эшли икән. Сәләтлеләр арасында Татарстаннан гына түгел, ә Ижаудан, Төмәннән килүчеләр дә бар.
Бу көннәрдә "Сәләт" аланнарының һәммәсендә дә кызу "урак өсте": 4 еннән 7 июльгә кадәр узачак Биләр фестиваленә әзерләнәләр. Татар яшьләренең "каймагы" тупланган урында мондый фестивальләр ниндидер бер билге өчен генә үткәрелмәсен, нәтиҗәле, файдалы булсын иде дип телисе килә.
Алсу Хәсәнова
"Ватаным Татарстан", 3 июль 2009 ел, 132-133