«СӘЛӘТ-ПРАГА» МӘКТӘБЕ
2010 ЕЛ АПРЕЛЬ
ПРОГРАММА
«Сәләт-Прага» – балалар һәм яшьләр өчен фәнни уку-укыту үзәге ул. Менә инде ике ел
рәттән Прага шәһәреннән 40 километр ераклыкта, әкияти матурлык эчендә урнашкан
борынгы Штенберг сараена сыенып утырган «Анна» пансионатында сәләтле балалар,
студентлар һәм яшь белгечләр җыела.
Быел исә Прага мәктәбе бүгенге көндә
аеруча актуаль булган Project Management (проектлар белән җитәкчелек итү осталыгы)
юнәлеше белән якыннанрак танышырга теләүчеләрне үзенә чакыра. Катнашучылар
командада эшләү, вакытны дөрес бүлү, уңышлы проектлар төзү һәм аларны тәкъдим
итү күнекмәләре алачак. Һәм, әлбәттә, Европаның матурлыгы белән дөньяны таң
калдырган шәһәрләренә – Прага һәм Венага сәяхәт кылачак, аларның мәдәнияте
белән якыннан танышачак.
Проектның исеме: «Сәләт-Прага».
Үткәрү урыны: Прага
шәһәре (Чешский Штенберг).
Үткәрү вакыты: апрельнең
икенче яртысы.
Программаның дәвамлылыгы: юлны кертеп, 12 көн.
Программаның
юнәлешләре:
1. Уку-укыту һәм фән юнәлеше.
Тема: Проектлар менеджменты
Уку-укыту программасының эчтәлеге:
Модуль 1. Team-building – командада эшләү
осталыгы;
Модуль 2. Time Management – вакыт белән идарә итү осталыгы;
Модуль 3. Project writing – уңышлы проектлар төзү осталыгы;
Модуль 4. Presentation skills – презентация (тәкъдим итү) осталыгы.
Чит телләр: 1. Тел вәкиле белән
инглиз теле дәресләре;
2. Тел вәкиле белән испан
теле дәресләре;
3. Уникаль курс – Дамиен
Уолк программасы буенча алты европа телен бер үк вакытта өйрәнү.
Укытучылар
составы: проектлар менеджменты
өлкәсендә профессионал-практик белгечләр.
2. Сәяхәтләр.
Экскурсияләр:
1. Прага һәм тирә-ягы.
- Европадагы иң
матур шәһәрләрнең берсенә сәяхәт;
- Чешский
Крумловта милли колорит белән танышу;
- Университетка
сәяхәт (Карлов университеты);
- Shopping.
2. Вена.
· Данлыклы
Австрия башкаласына сәяхәт
3. Күңел ачу.
«Сәләт» традицияләренең иң матурларын үз эченә
алган күңел ачу чаралары.
"Анна" пансионатының интерактив картасы
Әгәр дә "Сәләт-Прага" мәктәбененең эшендә катнашасыгыз килә икән, тутырылган анкетаны selet.xat@gmail.com адресына җибәрә аласыз.
"Сәләт-Прага" мәктәбенә барырга теләүчеләр өчен анкета(.doc)