| Яңалыклар |
"Сәләт" конференциясенә бик күп кунаклар - Казаннан, Уфадан, Мәскәүдән, Прагадан (безнең Алик абый!), чит район, чит регионнардан да кунаклар килгән иде. Шуларның кайберләре юбилей уңаеннан уй-фикерләре белән дә бүлеште. "Сәләт"нең барлыкка килүеннән бирле аның белән янәшә атлаган Равил абый Һадиев: - Сәлкешләргә шуны әйтәсем килә - бер-берегезне югалтмагыз! Монда төрле өлкәләрдә сәләтле булган балалар җыела: кемдер фәндә, кемдер сәнгатьтә көчле. Алар төрле уйлар, төрле хыяллар белән янып йөри. Аларның барлык теләкләре тормышка ашып, милләтебезгә дә файда китерсеннәр! Мөсәгыйт Хәбибуллин татар яшьләренә теләкләрен җиткерде: - Сәлкешләргә, татар яшьләренә теләгем шул - иң мөһиме, үзләрен югалтмасыннар! Әгәр син татар булып тугансың икән - үзеңнең кем булуыңны онытма! Нинди генә диндә, нинди милләт арасында яшәсәң дә, татар бул! Рәзинә Сәйфетдинова: - 15 ел - кеше гомере өчен бик үк зур дата булмаса да, оештыручылар өчен бу бик зур сан! "Сәләт" аланы барлыкка килгән вакытта сәлкеш булганнар инде бүген үзләре үк әйдаманнар, оештыручылар. "Сәләт" ул үзен инде дөнья күләмендә дә танытырга өлгерде. Мондагы мохит һәр бала өчен дә кирәкле булып тора. Шәхсән мин үземнең улымның кечкенәдән үк шул мохитне тоеп үсүенә бик сөенәм. Ә теләкләргә килгәндә, мин "Сәләт"кә озын гомер, сәламәтлек һәм бердәмлек теләп калам "Безнең гәҗит" газетасы мөхәррире Илфат Фәйзрахманов: - Киләчәктә дә "Сәләт" туган көннәрен бергә-бергә үткәрергә насыйп булсын иде. "Сәләт" мәктәбендә белем алып чыккан галимнәр, журналистлар якты маяк булып балкыйлар. Шулай ук, инде билгеле булганча, булдыклы, сәләтле яшьләргә бөтен җирдә дә зур мөмкинлекләр ачылган. Шуңа да карамастан, сезгә тагын да зуррак уңышлар теләп калабыз! "Безнең спорт" газетасы мөхәррире, КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты декан урынбасары Радик Сабиров: - Мин монда журналист буларак килдем. "Сәләт"нең эшләп килгән беренче елларында да мине анда журналист буларак җибәрәләр иде. Ул вакытта мин нәрсә язарга белми идем, чөнки "Сәләт"не төптән өйрәнү өчен анда килеп, мондагы мохит белән якыннан танышырга кирәк. Бүген бер дә шикләнмичә шуны әйтә алам: "Сәләт - татар дөньясының чын мәгънәсендәге элитасын тәрбияли торган зур бер мәктәп ул. "Азатлык" радиосының Казан бүлеге җитәкчесе Римзил Вәлиев: - Мин үзем сәлкеш булмасам да, холкым чын сәлкешләрчә: милли җан, лидерлык һәм дәрт. "Сәләт"кә оешма буларак караганда, аны дәүләт эшләренә тыгызрак бәйләргә кирәк, дип уйлыйм. Бу өлкәдәге яңа проектларны тиз арада гамәлгә куярга, тормышка ашырырга кирәк. Бу эшләрдә чит илләрнең тәҗрибәсеннән дә үрнәк алсак, тагын да яхшырак. "Сәләт"тә сәясәт белән кызыксынучы, уртакул һәм вак бюрократлар да әзерли башларга вакыт!
|
|
 |
|