по-русски

Сәләт турында Яңалыклар Проектлар Аланнар Клублар Күргәзмә Грантлар
Яңалыклар

7-нче февраль көнне "Әйдаманнар мәктәбе" үзенең эшен тәмамлады. Аның нәтиҗәләре турында тиздән мәгълүмат көтегез!

Киләсе вакыйга
 
"Сәләт-Прага" мәктәбе

   21 апрель - 4 май

  «Сәләт-Прага» - балалар һәм яшьләр өчен фәнни уку-укыту үзәге ул. Менә инде ике ел рәттән Прага шәһәреннән 40 километр ераклыкта, әкияти матурлык эчендә урнашкан борынгы Штенберг сараена сыенып утыручы «Анна» пансионатында сәләтле балалар, студентлар һәм яшь белгечләр җыела.

  Быел исә Прага мәктәбе бүгенге көндә аеруча актуаль булган Project Management (проектлар белән җитәкчелек итү осталыгы) юнәлеше белән якыннанрак танышырга теләүчеләрне үзенә чакыра. Катнашучылар командада эшләү, вакытны дөрес бүлү, уңышлы проектлар төзү һәм аларны тәкъдим итү күнекмәләре алачак. Һәм, әлбәттә, Европаның матурлыгы белән дөньяны таң калдырган шәһәрләренә - Прага һәм Венага сәяхәт кылачак, аларның мәдәнияте белән якыннан танышачак.

Проектның исеме: «Сәләт-Прага».
Үткәрү урыны: Прага шәһәре (Чешский Штенберг).
Үткәрү вакыты: апрелнең икенче яртысы.
Программаның дәвамлылыгы: юлны да кертеп, 12 көн.
Укытучылар составы: проектлар менеджменты өлкәсендә профессионал-практик белгечләр.
Сәяхәтләр.
1. Прага һәм тирә-ягы.
• Европадагы иң матур шәһәрләрнең берсенә сәяхәт;
• Чешский Крумловта милли колорит белән танышу;
• Skoda Auto заводына экскурсия һәм аның университетына сәяхэт;
• Shopping.
2. Вена.
• Данлыклы Австрия башкаласына сәяхәт
Күңел ачу.
«Сәләт» традицияләренең иң матурларын үз эченә алган күңел ачу чаралары.

 

 
 
 
 
 
 
Электрон почта: xat@selet.biz
Адрес: Казан, С. Садыкова ур., 25
Телефон/факс: (843) 293-82-00
©  «Сәләт» фонды
Сайтны җитештерү —
«Сәләт-медиа»